Басуларда эшнең кызган чагы
Районда урып-җыю эшләре оешкан төстә бара. Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр һәрвакыт урыннарда, игенчеләр янында булырга тырышалар.
(17 июль, "Апастово-информ").
Коштавылы авылы янындагы 213 гектарлы арыш кырында 8 комбайн эшли, машиналар җитәрлек куелган, янгын сүндерү машинасы кизү тора.
“Быел Горбунов берләшмәсе буенча 9700 гектарда урып-җыю эшләре башкарыла. Әлеге басу барлык технологияләрне кулланып эшкәртелгән. Иртәнге алтыдан кичке унга кадәр эшлибез. Механизаторлар көнгә өч тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Ташыр өчен машиналарыбыз җитәрлек. Көннәр матур торганда, булган уңышны тиз арада, югалтуларсыз җыеп алу өчен тырышып эшлибез”, - диде Горбунов берләшмәсе җитәкчесе Илфар Җәләлов.
Елдан-ел алдынгы урыннарны алып баручы Фирдүс Ибатуллин быел да улы Ринат белән эшли.
“Ике дистәгә якын кыр корабын иярлим инде. Урак башланды исә ике улым да үзем янында хезмәт итәләр. Быел менә олы улым Ринат белән комбайнны тулысынча әзерләп чыктык. Басуларны көздән сукаладык, җирне әзерләп чәчтек, инде менә уңышын да җыябыз. Вакытында югалтуларсыз җыеп алырга тырышабыз”, - диде алдынгы механизатор.
Дәүләки авылында гомер итүче Рафаэль Садретдинов та 35 елдан артык туган җирендә хезмәт итә.
“Минем эшләмәгән техникам калмагандыр инде. Әлеге комбайныма унөч ел элек өр-яңа кайткач утырган идем. Ике ел “Макдон”да печәндә эшләдем. Яз көне чөгендер чәчәбез. Кыш көне тимерчедә тырма тешләрен тигезлибез, ремонт эшләрен башкарабыз. Минем хезмәтемне дәвам итүче улым Рамил дә икенче сезонын Ленар абыйсы янында ярдәмче булып эшли”, - дип таныштырды Рафаэль абый.
Ленар Шәрипов белән Рамил Садретдинов экипажы быел да алдынгылыкны бирмәскә тырышалар.
“Рамил белән икенче сезон эшлибез. Үзем инде ел да алдынгы урыннарда булып, иң беренче “Урак байрагы”н алып килдем. Быел икмәкләр шатланырлык түгел, шулай да өмет бар, тырышырга гына кирәк”, - ди алдынгы комбайнчы.
Рамил Садретдинов та аграр көллиятне тәмамлагач туган авылында төпләнеп калган.
“Кечкенәдән әти янында, техника серләренә өйрәнеп үстем. Хәзер менә әтинең эшен дәвам итеп туган ягым басу-кырларныда хезмәт итәм. Урып-җыю чоры аеруча да җаваплы”,- ди яшь механизатор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев