Басуларда урак өсте
Авыл хуҗалыгы

Басуларда урак өсте

Районда урып-җыю эшләре дәвам итә.

(25 август, “Апастово-информ”).


Район башлыгы Айрат Җиһаншин “Табар”, “Нур”, “Ибраһимов” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булып, урып-җыю эшләре белән танышты. Җитәкче иң югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәтчәннәрне билгеләп үтте.
“Авыл хуҗалыгы үсешенә өлеш керткән һәр хезмәткәргә рәхмәтемне белдерәм. Сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез”, - диде район башлыгы. 


Нет комментариев