Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Илле өченчесе!

Свияжский бистәсендә 10 ноябрьдә тантаналы төстә ачылган яңа мәчеткә "Сәфәр" исеме бирелде. Яңа дини корылма ачылу тантанасында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин район хакимияте исеменнән мәчеткә зур келәм бүләк итте. Моңа кадәр бистә картлары, дин юлына басучылар төрле дини йолаларны зур сәүдә комплексының аерым бер бүлмәсендә башкаралар...

Свияжский бистәсендә 10 ноябрьдә тантаналы төстә ачылган яңа мәчеткә "Сәфәр" исеме бирелде. Яңа дини корылма ачылу тантанасында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин район хакимияте исеменнән мәчеткә зур келәм бүләк итте.

Моңа кадәр бистә картлары, дин юлына басучылар төрле дини йолаларны зур сәүдә комплексының аерым бер бүлмәсендә башкаралар иде. Бистә активы, мәчет картлары мәчет төзү хәстәренә моннан 1 ел элек керештеләр, Татарстан дин эшлеклеләре катнашында тантаналы шартларда аның нигезе дә салынды. Матди кыенлыклар килеп чыгып, төзелеш эшләре берара тукталып та калган иде…

-Мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләр арабызда бик күп. Казанда үзенең "Альянс" төзелеш фирмасын булдырган япь-яшь ир-егет Рафаэль Сәфәровка мөрәҗәгать итүебез Ходайның "Амин" дигән чагына туры килде, эшебез шуннан соң бик җайлы барды,-диде үз чыгышында яңа "Сәфәр" мәчете имамы Талип хәзрәт.-Илгә-көнгә бик тәүфыйклы бала үстергән әтисе Камил, әнисе Әлфиягә барча халык исеменнән зур рәхмәт.

-Төзелеш барышында күп тапкырлар район һәм җирле җитәкчеләргә гозер белән барырга туры килде, һәркайда аңлау һәм ярдәм таптык,-диде үз чиратында район имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт.-Мәхәллә халкына да без бик рәхмәтле, һәркем төзелешкә хәлчә үз өлешен кертте. Инде, шулай итеп районыбыз авыл-бистәләрендә хәләл көчебез, иганә акчаларына 53 нче мәчетебезнең айлы манарасы калкып чыкты. Алар динебезгә, иманга кайтуда нурлы юл күрсәткеч булып халкыбызга бик озак хезмәт итсеннәр иде.

Сәфәровлар гаиләсе һәм башка хәйриячеләр, бу көнне якынайткан мәхәллә халкы мәчеткә күп санлы кирәк-яраклар, келәмнәр, дини китаплар бүләк итте, төзүчеләр дә игътибарсыз калмадылар. Матур гына алачыкта пылаулы, сый нигъмәтле җыйнак кына табын да корылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђчет яћа мђчет Сђфђр