Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Болгар җиренә изге сәфәр

Мөселманнарның дини бәйрәме быел да Изге Болгар җиренә меңләгән кешене җыйды. 25 май көнне "Изге Болгар җыены" бәйрәменә безнең районнан да 90 кеше юл тотты. Бәйрәм елга вокзалын ачу тантанасы белән башланып китте. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка җитәкчеләр катнашты. Алар барлык килгән...

Мөселманнарның дини бәйрәме быел да Изге Болгар җиренә меңләгән кешене җыйды. 25 май көнне "Изге Болгар җыены" бәйрәменә безнең районнан да 90 кеше юл тотты. Бәйрәм елга вокзалын ачу тантанасы белән башланып китте. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка җитәкчеләр катнашты. Алар барлык килгән кунакларга үзләренең изге теләкләрен ирештерделәр. Биредә җыелган халык өчен вәгазьләр һәм Коръән укылды. Соңыннан һәркем истәлекле урыннар белән танышты, шулай ук яңа гына ачылган Хан сараен, Табиб йортын карады. Аеруча да зур игътибарны Икмәк музее җәлеп итте. Авыл тормышын чагылдырган бу музейда ата-бабаларыбызның эш кораллары да саклана икән. Теләгән кеше Ак Мәчеткә кереп намаз укыды. Гомумән, килүчеләр өчен бөтен шартлар да тудырылган иде. Шунысы күңелне сөендерә, җыенга башка төбәкләрдән, чит илләрдән килүчеләр дә шактый җыелды. Димәк, бөтен дөнья буйлап таралган татар халкы динебезгә карата битараф түгел икән. Бәйрәм һәркем өчен истәлекле булды. Райондашларыбыз бу сәфәрдән бик канәгать калды.

Фәнзия Нуруллина.

Айрат Әминов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Изге Болгар Булгары