Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бәрәңге утыртмадыгызмы әле?

Бүген авылда яшәүче ике кеше очрашса, иң еш бирелә торган сорау бу. Шулай булмый хәле дә юк. Инде май аеның уртасы үтеп китте, әле күбебезнең җирләр шул килеш. Барыбызның дисәк, дөресрәк тә буласы, бик сирәкләр генә җирләрен эшкәртеп, утыртырга өлгерде. Алары да – үз мини-тракторлары, мотоблоклары булган кешеләр генә. Кемнәрдер, май ялларында балалар кайткан чакта эшләп калыйк дип, утыртырга ашыкты. Ашыкканнарын да белделәр, әмма өлкән яшьтәгеләр: «Үзебезнең генә көч җитми шул инде…» – диеште.

Тик тора-бара барыбызның да сабырлык бетә башлады. Күзләр бәрәңге бакчасында гына дисәк тә, ялгыш булмас. Әй, җәй озын әле, өлгерербез, дияр идең, безнең якларда фитофтора бик иртә төшә, күпме генә препаратлар белән эшкәртсәң дә, августта инде сабагы корый. Шуңа күрә август ахырында күпләр казып та ала.

Әлегә кадәр җирләрнең өлгергәнен көтәбез. Тик… бәрәңге бакчаларына ник бер чүп үләне чыксын! Туфрак өлгерүнең беренче билгесе шушы лабаса. Көрәк белән чыгып казып караучылар да бар. Алар да «өлгермәгән әле» дип пичәт куя… Агрономнар, бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүчеләр исә ашыкмаска куша. Җылы туфракка утырткан бәрәңге күпкә тизрәк тишелеп чыга, май башында утыртканнардан алда да чыгачак әле, диләр. Каен яфрагы өч тиен акча кадәр булгач, бәрәңге утырту өчен иң кулай вакыт, дигән сынамыш бар иде. Әмма ул срок та үтеп бара, ышыграк урында яфраклар инде шактый матур булып күзгә күренә. Кемнәрдер, шомырт чәчәк атканда утыртсаң, бәрәңге өчен иң шәбе ди… Инде алар да чәчәккә бөреләнгән. Бәлки, алар чәчәк атып бетергәнче, җирләр өлгереп җитәр.

Синоптиклар исә көн саен әле яңгыр, әле салкын, әле давыл-боз-яшен вәгъдә итә. Болары да җир эшкәртергә тәвәккәллим дигән кешене туктатып кала. Болай да ярым-йорты өлгергән җирләргә, эшкәрткәннән соң яңгыр явып китсә, җирләр тагын «утырачак»… Бәрәңге утырту өчен кабат эшкәртергә туры килмәгәе… Тыгызланган җиргә бәрәңге утыртсаң, рәт араларын эшкәртәм димә…

Авылда бүгенгә кадәр 4–5 кеше бәрәңге утыртса, соңгы көннәрдә ике-өч кеше җир эшкәртә башлады. Ә сала халкының гадәте шундый: берәү эшли башлаган икән,  күршесе аннан калышмый инде. Өстәвенә, авыл халкы утыртып бетергәч кенә бәрәңгегә керешә торган «Татарстан» хуҗалыгының  да «икенче икмәк» басуларында берничә көн инде  эш гөрли.

Чыганак: https://tatar-today.ru/2022/05/75604/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев