Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Игелек җирдә ятмый

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Рассвет" гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү үзәге Апас аграр көллияте белән берлектә күп кенә изге эшләр башкардылар. "Ничек яшисең, ветеран?" волонтерлар хәрәкәте "Уңыш" акциясендә дә теләп катнашты. Яшүсмерләр күңелендә хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан уздырылган акциядә аграр көллият студентлары катнашты. Ялгыз яшәүче сугыш ветераннары, аларның...

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Рассвет" гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү үзәге Апас аграр көллияте белән берлектә күп кенә изге эшләр башкардылар. "Ничек яшисең, ветеран?" волонтерлар хәрәкәте "Уңыш" акциясендә дә теләп катнашты. Яшүсмерләр күңелендә хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан уздырылган акциядә аграр көллият студентлары катнашты. Ялгыз яшәүче сугыш ветераннары, аларның тол хатыннары, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең өйләрендә булып, уңышны җыю, җир казу, җиләк-җимеш куакларын кисү, бәйләү, тирә-юньне җыештыру кебек эшләрдә ярдәм иттеләр алар. Өлкәннәр яшь буынның изгелекләре өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Р. Сәлахова, социаль яклау идарәсе белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: помощь пожилым волонтеры