Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Декабрьдә нинди үрентеләрне утырта башларга кирәк?

Беренче карашка, декабрь белән гыйнвар айлары рассада – үренте утыртмый торган айлар кебек. Ләкин белгечләр, акрын үсә торган, чәчәк атуга һәм җимеш бирүгә кадәр 150-230 көн кирәк булган үсемлекләрне декабрьдә утырта башларга кирәк, дип саный. Ландшафт дизайнеры Ольга Воронова шул хакта аңлатты, дип яза «АиФ».

«Декабрьдә утыртыла торган рассадаларга кайсыбер чәчәкләр һәм декоратив куаклар керә. Бер еллык һәм ике еллык үсемлекләрдән декабрьдә эустома, петуния, виола, вербена, сальвия, лобелия санала. Күп еллык үсемлекләрдән декабрьдә астильбуа, хоста, бегония, лаванда, пеларгония, горечавка, дельфиниум, примула, гайлардия, Шабо канәфере утыртыла. Нәкъ менә шушы вакытта рассадасын утырту әлеге үсемлекләрнең озак итеп чәчәк атуын, күп еллыкларының ныклап үсеп китүен тәэмин итә.

Ләкин шуны кисәтеп кую кирәк: декабрьдә рассада утырта башлаганчы, әлеге үсемлекләрне үстерү өчен мөмкинлекләрегезне бәяләү хәерле. Алар барысы да ике әйбергә таләпчән була. Беренчедән, температура режимында тайпылышлар булмасын. Икенчедән яктылык таләп ителә – яктылык күләме критик әһәмияткә ия.

Шуңа күрә тиешле яктылык режимын тәэмин итә аласызмы, фитолампа кебек җайланмагыз бармы – шуны уйлагыз. Әгәр моны эшли алсагыз, рассада утыртыгыз. Булдыра алмасагыз – вакытны да, көчне дә әрәм итмәгез», – ди белгеч.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/dekabrda-nindi-urentelarne-utyrta-baslarga-kirak-5862762

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев