Дәвешнең уңган-булганнары сынатмас
Авыл хуҗалыгы

Дәвешнең уңган-булганнары сынатмас

“КамАЗ“ шоферы Рәүф Садыйков менә инде 45 ел машина руле артында.

-“Сельхозтехника“да чакта ерак рейсларга да йөрергә туры килде үземә,-ди ул. -Хезмәт командировкаларым кайчакта атналарга сузыла иде. Хәзер дә юлда мин-быелгы урак бик тә истәлекле-кечкенә генә юбилей ул минем өчен. Көз, яз бик үк кулай килмәсә дә басуларда кеше ышанмаслык мул уңыш чыга. Аерым кырларда быел гектарыннан 40-70 әр центнер арпа суктырыла бит, ташып кына өлгер.

Коштавылының бик булдыклы механизаторы Фарис Галәветдинов та быелгы урак барышы, рекордлы уңыш белән бик канәгать:

-Тракторыма ел буе эшнең бетәсе юк-тирес тә эттерәм, чәчүлек-ашлама төйим, сенаж-силос салуда да катнашам. Хезмәтебез дә тиешенчә һәм вакытында бәяләнеп барсын иде, эшкә күңел шулай үсә ул,-ди.


Нет комментариев