Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Апас зираты яңа “күлмәк” кия

Апас зиратын пөхтәләү, чистарту эшләре дәвам итә. 1 августта биредә чираттагы өмә үткәрелде. Зират тирәсен яңа, зәвыклы тимер рәшәткә белән тотып алу эшләре дә башланды. Аның подрядчигы итеп "Сельхозтехника" предприятиесе сайлап алынды. Бүгенгә 500 метрдан артык озынлыкта яңа койма-рәшәткәләр куелды инде. Соңгы өмәдә исә Апасның 10лап оешма-предприятиесеннән килгән өмәчеләр яңа...

Апас зиратын пөхтәләү, чистарту эшләре дәвам итә. 1 августта биредә чираттагы өмә үткәрелде. Зират тирәсен яңа, зәвыклы тимер рәшәткә белән тотып алу эшләре дә башланды. Аның подрядчигы итеп "Сельхозтехника" предприятиесе сайлап алынды. Бүгенгә 500 метрдан артык озынлыкта яңа койма-рәшәткәләр куелды инде. Соңгы өмәдә исә Апасның 10лап оешма-предприятиесеннән килгән өмәчеләр яңа рәшәткәләр урнаштыру өчен мәйдан чистарттылар. Бу эштә бигрәк тә район хәрби комиссариаты, район пенсия фонды коллективлары зур өлеш керттеләр. Районның "Сельхозтехника" предприятиесе җитәкчелегенә, "Амкадор" механизаторы Илнур Шәмсетдиновка, шәхси эшмәкәр Рәмис Галиуллинга, аграр көллият хезмәткәре Хәмит Абделвәлиевка аеруча зур рәхмәт", - ди бу уңайдан район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зират ограждение