Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Фирдүс һәм Гөлинә Абдуллиннар Аюкөйдергән авылының хезмәт сөючән гаиләләренең берсе

    Бүгенге көндә аларның хуҗалыгында 11 баш сыер, 11 баш бозау, 2 ат, бер тай бар.

    (13 ноябрь, “Апастово-информ”).


    - Икмәкне сатып алабыз. Печәнне пай җирләре өчен бирәләр. Җитмәгән очракта сатып алырга да туры килә инде. Тик шулай да сыер асрауның файдасын табабыз. Чөнки сөт көндәлек табыш китерә. Терлек асрау белән шактый еллардан бирле шөгыльләнәбез. Шуның белән көн күрәбез. Быел 15 гектар пай җиребезне үзебезгә рәсмиләштердек. Киләчәктә үлән, бөртекле культуралар чәчеп, терлек өчен азык әзерләргә исәп тотабыз, - ди хуҗа.
    Фирдүс Абдуллинның эш көне иртәнге сәгать дүрттә башланып, көне терлекләр арасында уза. Бу эштә аңа бертуган абыйсы Фарыйз һәм Чирмешән авылында фельдшер булып эшләүче тормыш иптәше Гөлинә дә булыша.  #яшәавылымминем 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: