Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Гөлчәчәк Әхтәмова: “Иң яратканым – Күбәләк“

Иске Йомралы авылы фермасында эшләүче Гөлчәчәк Әхтәмова иң тәҗрибәле, иң тырыш хезмәткәрләрнең берсе.


(6 апрель, “Апастово-информ“). 


Гөлчәчәк апаның фермада эшли башлавына 23 ел вакыт узган. Бүгенге көндә ул 60 сыер карый. Ромашка, Тургай, Астра - сыерларга шулай яратып эндәшә. Иң яратканына Күбәләк дип кушкан. 
“Иртәнге биштән үк без малкайларыбыз янында. Башта сыерларны юабыз, ашатабыз. Аннан сава башлыйбыз. Сыерларыбыз күп сөт бирүләренә сөенеп эшлибез. Бер тәүлеккә бер тоннадан артык сөт савам. Эшләгәч акчасын да түлиләр. Әле менә күптән түгел, хатын-кызлар бәйрәмендә Апаста мәдәният йортына җыеп хөрмәт күрсәттеләр үзебезгә. Аңа кадәр Апас таңнары ресторанында кунак булып, сыйланып кайткан идек. Хезмәтебезне күрә, бәяли белгәч эшлисе дә күңеллерәк“, - дип сөйли ул үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев