Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Гөлҗиһан Садрукова төркемендәге 49 баш сыерның да холкын белә

"Нур" хуҗалыгының терлекчелек фермасында хезмәтләре белән мактау һәм ихтирамга лаек гади һәм фидакарь кешеләр эшли.

(12 декабрь, “Апастово-информ“).



Гөлҗиһан Садрукова – тумышы белән Батыр районыннан. Тутай авылына ул 2004нче елда килеп урнаша. Аннан фермага эшкә килә. 17 елдан бирле Гөлҗиһан апа сыерлар сава. Аның төркемендә дә 49 баш терлек бар.

“Лаеклы ялда булса да, өйдә утырасы килми әле. Эшемне яратып киләм. Малкайларны ашатабыз, савабыз, асларын чистартабыз. Көнгә 3 тапкыр киләбез. Йорт эшләренә дә өлгерәм. Хайваннарны яратам. Шуңа күрә эшемнең авырлыгын да сизмим“ , – ди Гөлҗиһан апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев