“Ибраһимов һәм К” хуҗалыгы кырларында эшнең кызган чагы
Һәр елдагыча, “Ибраһимов һәм К” хуҗалыгы кыр эшләрен чылбырдай бәйләп бара.
(7 август, “Апастово-информ”).
Комбайнчылар икмәк язмышы өчен көрәшә. Бөртеклеләрне җыеп алганнан соң, салоам төргәкләнә, ташыла, күчләргә өелә.
“Эшебезне матур гына алып барабыз. Мул уңышларга өметләнәбез”, - ди берләшмәнең баш агрономы Альберт Хөснетдинов.
Әлегә көзге бодай кырында эш бара. Биредә “Казанская 560” сорты чәчелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев