Идрәз бүлекчәсе кырларында татлы тамыр алу эше бара
Район басуларында татлы тамыр алу эше дәвам итә. Идрәз бүлекчәсе кырларында механизаторлар тәүлек әйләнәсе кырда.
(28 сентябрь, “Апастово-информ“)
Әлеге эштә 6 комбайн катнаша. Һава шартлары мөмкинлек биргәндә, мөмкин кадәр эшләп калырга тырышалар. Хезмәткәрләр 3 тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә.
Без хезмәткәрләр белән Идрәз бүлекчәсенең 123 гектарлы чөгендер кырында очраштык.
-Бүлекчәдә шикәр чөгендере 359 гектар мәйданны били. Ике көн элек кенә эшкә тотындык. Эш оешкан төстә бара. Җәй яңгырларга саранрак булса да, уңыш әйбәт. Ул баштагы яңгырлар белән тишелеп калды. Корылыкка бик бирешмәде. Әлеге кырда уңыш гектарыннан 500 центнер чыга, - ди Идрәз бүлекчәсе агрономы Хамис Мөхәммәтов.
Комбайнчылар иртәнге сәгать җидедән, кичке сәгать җидегә кадәр кырда. Кичке сменага алмашчылары килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев