Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Идрәс авылы кырларынды эш башланды!

24 нче июль көнне Идрәс-Тенки авылы кырында комбайннар урып-җыю эшләренә кереште.

(24 нче июль, Алинә Галимҗанова, “Апастово-информ”).


60 гектарлык Идрәс авыл җирлеге кырында урак өсте. Биредә, 6 экипаж комбайнчылар арпа урып-җыю эшләрен башлап җибәрделәр.

“Быел арпа бик уңган, гектарына 50 центнер чыгадыр, мөгәен. Безнең урганга КамАЗлар көчкә генә өлгереп тора. Үзебез чәчкән кырларда шундый уңыш күргәч бик шатландык без”,- ди алдынгы комбайнчыларның берсе Рамазан Гашыйгуллин.

Ул экипажда бертуган абыйсы белән эш итә.

“Икәүләшеп кызыграк та ул, бер беребезгә булышып шулай эшлибез”, - ди ул.

Олырак хезмәттәшләреннән бер дә калышмыйча Риназ Сәмигуллин бик зур эш күрсәтә. Ул кырда иң яшь комбайнчы аңа бары 19 гына.

“Экипажда әтием белән эшлим, кечкенәдән бирле шул зур машиналарга бик кызыга идем, әти белән ремонт эшләренә йөреп төзекләндерергә дә, йөртергә дә өйрәндем. Җәйгә чыккач көтеп алам мин бу эшләрне”,-ди яшь игенче.

Суктырылган арпаны Каратунның ашлык кабул итү пунктына илтәләр. Комбайннар туктап торганы юк, һаман эштә.

Әмма кырда игенчеләрдән башка тагын бик күп кешеләр хезмәт күрсәтә. Шул ук КамАЗ шоферлары, янгын сүндерү машина йөртүчеләре дә күз-колак торалар. Шуны әйтеп китергә кирәк, биредә эшчеләргә ике тапкыр ашату да каралган.

Шулай итеп, эш башланды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев