Игелеккә чикләр юк
Хәзер мәчетсез бер генә татар авылын да күз алдына китереп булмый. Әлегә кадәр мәчетсез яшәгән Свияжный бистәсе дә мәчетле булырга тора. Биредәге дин әһелләренең мәчет төзү күптән хыялларында булса да, мөмкинлекләре җитешмәү сәбәпле, эш башлау гел тоткарланып килә иде. Мондый изге эшкә Ходай үзенең изге бәндәсен җибәрде. Каратунда туып-үскән, хәзерге...
Хәзер мәчетсез бер генә татар авылын да күз алдына китереп булмый. Әлегә кадәр мәчетсез яшәгән Свияжный бистәсе дә мәчетле булырга тора. Биредәге дин әһелләренең мәчет төзү күптән хыялларында булса да, мөмкинлекләре җитешмәү сәбәпле, эш башлау гел тоткарланып килә иде. Мондый изге эшкә Ходай үзенең изге бәндәсен җибәрде. Каратунда туып-үскән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә "Альянс" төзелеш фирмасын җитәкләгән Рафаэль Сәфәров мәчет төзелешенә алына. Бистә халкы, район мөхтәсибәте кулыннан килгән кадәр ярдәм итәләр, район, ООО СХП "Свияга" агрофирмасы җитәкчелеге дә читтә калмый. Күптән түгел башланган төзелешнең нәтиҗәсе күзгә күренә, стеналар өелеп, баш ябу эшләре башланырга тора. Көннәр җылыту белән эчке эшләрен башкарып, тирә-юнен рәткә китереп, мәчетне кулланылышка тапшырып, дин әһелләрен шатландырырга исәбе иганәче Рафаэль Сәфәровның. "Матур итеп мәчет манараларын ясаучы осталар табу авыр эш, мондый изге эшкә алынырга теләүчеләр булса безгә мөрәҗәгать итсеннәр иде", - ди район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт.
Мәчет кадәр мәчет төзергә алынучылар булганда, манарасын ясаучылар да табылыр, иншалла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев