Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Борынгы Болгарга сәяхәт

Мәчеткә йөрүче, динебезне хөрмәт итүчеләрнең Изге Болгар җиренә сәяхәте матур традициягә әйләнде. 10 июнь көнне иртәнге сәгать биштә районыбызның төрле авылларыннан килгән 100 дән артык райондашыбыз 5 автобус белән кабат "Изге Болгар җыены" бәйрәменә кузгалдылар. Юл догалары укып, озатып калучыларның хәер-фатихасы белән ерак, саваплы сәфәргә чыгып киттек. Биш сәгатьлек юл...

Мәчеткә йөрүче, динебезне хөрмәт итүчеләрнең Изге Болгар җиренә сәяхәте матур традициягә әйләнде. 10 июнь көнне иртәнге сәгать биштә районыбызның төрле авылларыннан килгән 100 дән артык райондашыбыз 5 автобус белән кабат "Изге Болгар җыены" бәйрәменә кузгалдылар. Юл догалары укып, озатып калучыларның хәер-фатихасы белән ерак, саваплы сәфәргә чыгып киттек. Биш сәгатьлек юл сизелмәде дә. Бу көнне биредә Идел буе Болгарында исламны кабул итүнең 1123 еллыгына "Ак Мәчет" ачу тантанасы булды. Тантанада ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе М. Ш. Шәймиев һәм республиканың башка җитәкчеләре катнаштылар. Җыенга Татарстаннан гына түгел, Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән дә килүчеләр күп иде. 21 май көнне биредә 922 елда республика территориясендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә багышланган "Истәлек билгесе" дигән музей да тантаналы төстә ачылган иде. Карар, күрер өчен тарихи корылмалар шактый булды килүчеләргә. Җыелган халык өчен дин әһелләре тарафыннан вәгазьләр һәм Корьән укылды, мөнәҗәтләр һәм борынгы татар җырлары башкарылды.

Соңыннан өлкәннәребез пылау пешерделәр, ә пылау өчен сарык итен Әнәле авылыннан хезмәт ветераннары Айрат һәм Фәния Вәлиевлар әзерләгәннәр иде. Рәшит хәзрәт бу изге сәфәргә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерде, изге Болгар бабаларыбыз рухына догалар кылдык.

Сәфәрдән һәркем канәгать калды. Автобус шоферлары да юлда бик җайлы йөрттеләр. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова һәрбарчасын барлап, кайгыртып торды. Апаска кайтып җиткәч тә авыллардан килүчеләрнең һәркайсын озатып җибәрде. "Сәяхәтебез бик истәлекле булды. Район башлыгына, барлык оештыручыларга алланың рәхмәте яусын", - диделәр Изге Болгардан кайтучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: путешествие в Древние