Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Каратун ашлык кабул итү пунктына тәүге олаулар кайтты

Беренче ашлыкны тантаналы шартларда, җыр-моңнар астында кабул иттеләр.

(28 июль, “Апастово-информ”).


Каратун ашлык кабул итү пунктында традицион «Кызыл олау» бәйрәм чарасы узды. Тәүге олауларны район башлыгы Айрат Җиһаншин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, Каратун ашлык кабул итү пункты җитәкчесе Рамил Хәбибуллин, хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре каршы алды.


“Урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә 18 проценты башкарылды. Борчак уңышының 50 проценты җыеп алынды. Урып-җыю эшләрен беренчеләрдән булып башладык, беренчеләр рәтендә башкарып чыгарга да насыйп итсен. Җаваплы чорда хезмәт куйган һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.


Районның авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов тәүге ашлык кайтуны зур бәйрәм дип атады. Бүгенге көндә урып-җыю эшләренең тоткарлыксыз баруы хакында әйтте.


“Яңгырлар аз булуы сәбәпле, уртача уңыш югары дәрәҗәдә булмаса да, кайбер хуҗалыкларда шулай да уңыш сөендерә. Әйтик, “Ибраһимов һәм К” хуҗалыгында көзге бодай уңышы уртача 51 центнерны, “АгроАктив” хуҗалыгында 41 центнерны “Апас-Мол” агрофирмасында 29 центнерны тәшкил итә. “Табар” һәм “Нур” хуҗалыкларында горчица суктыру эше бара. Комбайнчылар җиң сызганып эшлиләр. Каратун ашлык кабул итү пункты игенне җитди әзерлек белән кабул итә. Алар кырдан кайткан икмәкне чистартырга да, киптерергә дә әзер. Хезмәткәрләр тәүлек әйләнәсе эшләргә дә риза”, - диде ул.


Бәйрәм чарасында Каратун ашлык кабул итү пункты хезмәткәрләре районның агросәнәгать комплексы үсешенә нәтиҗәле өлеш керткәне һәм күпьеллык хезмәтләре өчен район башлыгының Мактау Грамоталары белән бүләкләнделәр. Шулай ук ерак чакрымнарны якынайтып, икмәкне түкми-чәчми амбарларга ташыган машина йөртүчеләр дә район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар.

Каратун ашлык кабул итү пункты җитәкчесе Рамил Хәбибуллин биредә эшләүче коллективның хезмәтен бәяләгән район башлыгы Айрат Җиһаншинга олы рәхмәтен белдерде.


“Урып-җыю эшләренә әзерлек алып барганда күп хезмәт куелды. Коллективыма намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтемне җиткерәм. Урып-җыю эшләре башлану, беренче олаулар кайту элек-электән зур бәйрәм булып саналган. Авыл хуҗалыгында армый-талмый хезмәт итүчеләрне бу көн белән тәбрик итәм. Тир түгеп үстергән икмәк амбарларга югалтуларсыз кереп урнашсын иде”, - дип теләде Рамил Хәбибуллин.


Бәйрәм чарасы Каратун мәдәният йорты, Болын-балыкчы хезмәткәрләренең чыгышлары белән үрелеп барды. Җыр-моңнар, дәрте биюләр астында амбарларга беренче олаулар кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев