Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хәерле сәгатьтә! Районда язгы чәчү башланды

Чәчү эшенә беренчеләрдән булып “Нур” хуҗалыгы хезмәтчәннәре кереште.

(20 апрель, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Бүгенге көндә хуҗалык 230 гектар җирдә арпа чәчә.
“Хуҗалыкта барлыгы 1460 гектар мәйданда язгы чәчү планлаштырыла. Эшне оешкан төстә башлап җибәрдек. Хезмәткәрләребез тырыш, хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаралар. Киләчәктә мул уңыш җыеп алырга язсын инде”,- ди хуҗалык җитәкчесе Ришат Зыятдинов. Биредә язгы культуралар белән беррәттән люцерна да чәчелә.
Хуҗалыкта эш ике сменада оештырылган. Уңган, тырыш, эчкерсез, ачык йөзле авыл хезмәтчәннәре һәр кояшлы көннең кадерен белеп хезмәт итә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Нияз Гыйсмәтуллин белдерүенчә, районда 35 мең 500 гектар мәйданда язгы чәчү эшләре башкарылачак. 24мең 400 гектарда бөртекле культуралар, 3300 гектарда шикәр чөгендерен чәчү планлаштырыла.
“Районда язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Көзге культуралар чәчелгән җирләр минераль ашламалар белән тукландырылды. Бүгенге көндә хуҗалыкларда тырмалау һәм җир сукалау эшләре дәвам итә. Якын арада барлык хуҗалыкларда чәчүгә чыгачак. Һава торышы салкын булуга карамастан, туфрак җылынырга өлгерде. Чәчү өчен кулай вакыт җитте”, - дип белдерде баш агроном.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев