Кишер баллы булып үссен өчен нәрсә сибәргә кирәк?
Кишернең баллы булуы туфракның сыйфатына бәйле. Ул нейтраль булырга тиеш. Туфрак әче икән, аны известь ярдәмендә «төзәтергә» була. Бер квадрат метрга 400 – 500 грамм известь кирәк. Бу хакта «Киңәшләр» сайтында хәбәр ителә.
"Татар-информ" архивы
Әчелекне бетерергә һәм җирнең рН ын нормага китерү өчен көл дә ярдәм итә ала. Бер квадрат метрга 2 – 3 стакан агач көле кирәк була.
Шулай ук 2 аш кашыгы нитроаммофоска һәм 6 – 7 кристалл марганцовкадан ясалган ашламаның да файдасын күрерсез. Әлеге ашламаны сипсәгез, кишер баллы булачак. Бу ашламаны атнага 1 тапкыр ясыйлар. Аны август уртасына кадәр сибәргә кирәк.
Кишер баллы булсынга бор кислотасы да кулланалар. 1 бал кашыгы бор кислотасын 10 литрлы суга салалар. Бу катнашманы кишергә августта 2 – 3 атна дәвамында, 5 көн интервал калдырып сибәргә кирәк, диелә хәбәрдә.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/kiser-bally-bulsynga-narsa-sibarga-kirak-5854417
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев