Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Коштавылы кырларында кукуруз уру соңгы гектарларда бара

Горбунов берләшмәсенең Коштавылы бүлекчәсендә дә силос салу эше бара. Быел бу бүлекчәдә 278 гектар мәйданда кукуруз утыртылган.

(28 октябрь, “Апастово-информ“).


Горбунов берләшмәсе Коштавылы кырына без эшнең кызган чагында килдек. 2 комбайн бер туктаусыз кырлар иңли. Азык массасын кырдан 4 “КамАЗ“ һәм 4 трактор ташып тора. Тоткарлыклар тудырмаска тырышалар. Силос Коштавылының терлекләрне симертү мәйданчыгы янында урнашкан базга салына. Биредә кырдан кайткан массаны кабул итү һәм таптату да тиешенчә оештырылган.



“Коштавылының терлекләрне симертү мәйданчыгында барлыгы 1200 баш үгез бар. Алар өчен кышкы чорга 680 тоннадан артык печән, 2253 тоннадан артык сенаж, 403 тоннадан артык салам әзерләнде. Кукурузның 1 гектарыннан 150 центнер чамасы уңыш чыга. Техникалар базларга ташып тора. Эш ике сменада бара. Көндез дә, төнлә дә техника гөрелтесе тынмый. Эшне тиз арада тәмамларбыз дигән өметебез бар. Кышка азык муллыгы белән керү – төп бурычыбыз“, - диде Горбунов берләшмәсенең Дәвеш бүлекчәсе идарәчесе Камил Гыйззәтуллин.

Кече Болгаер егете Фирдус Хәйретдинов кыр корабы белән урып-җыю эшләренә өлеш кертә. Ул урта мәктәпне тәмамлаганнан бирле, туган ягы кырларында хезмәт итә. 37 елдан бирле техникадан аерылганы юк. Хәзерге вакытта Коштавылы басуында кукуруз уру эшендә.

Илфат Фәйзуллин - шулай ук Кече Болгаер авылы егете. Бүгенге көндә “Ак Барс” МТКсында хезмәт итә. Комбайн руле артына утырып, көзге урып-җыю эшләрендә катнаша.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев