Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Догалы табын – нурлы табын

Рамазан ае уңаеннан барлык авыл җирлекләрендә дә ифтар мәҗлесләре оештырыла. 11 августта Каратун авыл җирлеге мәктәптә ифтар мәҗлесе үткәрде. Каратун урта мәктәбендә Каратун, Ашлык кабул итү поселогы, Морзалар, Свияжский поселогы ветераннары өчен тәмле ашлар пешерелеп, мул сыйлы табын әзерләнгән иде. Мәктәп директоры Зөһрә Хаева җитәкчелегендәге укытучылар коллективы, пешекчеләр, техник хезмәткәрләр...

Рамазан ае уңаеннан барлык авыл җирлекләрендә дә ифтар мәҗлесләре оештырыла. 11 августта Каратун авыл җирлеге мәктәптә ифтар мәҗлесе үткәрде.

Каратун урта мәктәбендә Каратун, Ашлык кабул итү поселогы, Морзалар, Свияжский поселогы ветераннары өчен тәмле ашлар пешерелеп, мул сыйлы табын әзерләнгән иде. Мәктәп директоры Зөһрә Хаева җитәкчелегендәге укытучылар коллективы, пешекчеләр, техник хезмәткәрләр ачык йөзләре, тәмле телләре, матур сүзләре белән өлкәннәрне каршы алдылар, кадер-хөрмәт күрсәттеләр, хәлләрен сораштылар. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова район башлыгы Р.Н.Заһидуллин исеменнән һәм шәхсән үзе исеменнән котлау сүзләрен ирештерде. Күңелләрне сафландырып азан яңгырады, намаз, вәгазь, коръән укылды. Әлеге мәҗлесне оештыруда өлкәннәр үзләреннән зур өлеш керткәннәр. "Барлык ураза тотучыларны җыюда Каратуннан Сания Салахуллина, Фатыйма Сиразиева, Лена Тимершина, Морзалардан Рәхилә Сәгъдиева, Свияжский поселогыннан Роза Әхмәтҗанова ярдәм иттеләр", - ди Гөлүсә Насретдинова. Авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлов мул табынны нурландырып утыручы өлкәннәргә, дин кардәшләргә олы рәхмәтен белдерде, сәламәтлек белән уразаларын дәвам итүләрен һәм тоткан уразаларының саваплы булуын теләде. Сәфәр мәчете мулласы Азат Гайнуллин дингә тартылучыларның артуын, авыз ачтыручылар арасында яшь гаиләләрнең дә күп булуын шатланып сөйләде. Өлкәннәр үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән канәгать калдылар, чын йөрәктән рәхмәтләрен белдерделәр. Мәҗлестән соң АТП дан чакыртылган автобуслар өлкәннәрне өйләренә озатып йөрделәр. Бу әлеге авыл җирлеге халкы өчен зур бүләк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар традиции