Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Малкайлар бит, җылы карашны тиз сизәләр“, - ди Рузалия Әхмәдуллина

Иске Йомралы авылы фермасы терлекчесе Рузалия Әхмәдуллинаның төркемендә 50 баш сыер исәпләнә.

(7 апрель, “Апастово-информ“).


Рузалия апа башта фермада бозаулар караган. Хәзер сыер сава. Тормыш иптәше Таһир абый да фермада эшли. Ул яшь бозаулар тәрбияли.
“Эшнең кайсы да авыр инде. Ирем белән бергә эшләгәч, бер-беребезнең хезмәтен аңлыйбыз. Коллективыбыз да бик әйбәт. Җитәкчеләребез ярдәм итәргә тырышалар, хәлләребезне белешеп торалар. Малкайлар арасында төрле холыклысы бар. Һәр сыерның җаен белергә, кәефен аңларга тырышам. Җан ияләре бит, җылы карашны тиз сизәләр“, - ди Рузалия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев