45 ел буе техника арасында кайный ул.
(2 август, “Апастово-информ”).
Мәсгуть абый Фәйзуллин СМУ, “Сельхозхимия” оешмаларында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Намуслы хезмәт юлы үтүче, авыл җанлы райондашыбыз бүгенге көндә дә яраткан эшеннән аерылмый.
“1977 елдан бирле техникада. Илнар Шагабиев хуҗалыгында 6 сезон эшлим. 3 сезон комбайн иярлим. Бик канәгать мин. Хезмәт хакын вакытында бирәләр. Шушында тудык, шушында үстек. Шәһәргә бармадык. Җитәкчеләрнең ихтирамын, кайгыртуын тоеп хезмәт итәбез. Бик канәгать без. Хезмәт хакын вакытында алабыз”, - ди ул.
Нет комментариев