Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Үз агачыңны утырт һәм үстер

Чисталык икеайлыгы кысаларында, 27 апрельдә "Үз агачыңны утырт" акциясе үтә. Районда яшәүче һәр кешегә 1 агач утырту максаты куела. Һәркем үз агачын утыртып, аның исән-имин үсүен дә кайгыртырга тиеш. Акциядә барыбыз да катнашыйк, районыбызны яшеллеккә күмик! 20 апрельдә районда зур өмә үтте. Район үзәгендәге Бөек Җиңү һәм ял парклары тулысынча...

Чисталык икеайлыгы кысаларында, 27 апрельдә "Үз агачыңны утырт" акциясе үтә. Районда яшәүче һәр кешегә 1 агач утырту максаты куела. Һәркем үз агачын утыртып, аның исән-имин үсүен дә кайгыртырга тиеш. Акциядә барыбыз да катнашыйк, районыбызны яшеллеккә күмик!

20 апрельдә районда зур өмә үтте. Район үзәгендәге Бөек Җиңү һәм ял парклары тулысынча тәртипкә китерелде: чуп-чар түгелде, коры үләнәр тырмаланды, кипкән-корыган агач ботаклары җыеп алынды. Өмәдә 40 оешмадан 350 кеше катнашты. Аграр көллият, район электр элемтәсе челтәре, "Альтаир" коллективлары, шәхси эшмәкәр Хәсәнов транспорт белән ярдәм итте. Барлык хезмәт коллективлары да өмәгә оешкан төстә һәм бердәм чыктылар. Аеруча район үзәк хастаханәсе, "Йолдыз" редакциясе, "Алтын алка" Боз сарае, район хакимияте, Апас урта мәктәбе, үзәк китапханә һәм башкалар зур өлеш керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция агач утырту посади дерево