Радик Корбангалиев һәм Әлфис Гыйсмәтуллин - чөгендерне төяү эшендә.
Кызыл Таудан Радик Корбангалиев һәм Тәүгелдедән Әлфис Гыйсмәтуллин әлегә кадәр терлекчелек өлкәсендә хезмәт иткәннәр. Быел алар урып-җыю эшләренә кушылганнар. Күчләргә өелгән чөгендерне “КамАЗ”ларга төяргә булышалар, тигезләп, пөхтәләп, тәртипләп торалар.
“Фермаларыбыз беткәч, бирегә килдек. Чөгендер мулдан күренә. Техникалар килеп кенә тора”, - диләр алар.
Нет комментариев