Районда язгы-кыр эшләренә әзерлек буенча семинар-киңәшмә узды
Киңәшмәгә хуҗалык җитәкчеләре, аларның урынбасарлары, бүлекчә идарәчеләре, баш агрономнар, баш инженерлар һәм фермер хуҗалыклары рәисләре чакырылган иде.
(22 март, “Апастово-информ”).
Семинар-киңәшмә барышында алдынгы хуҗалыклар мисалы үрнәк итеп куелды. Бу уңайдан узган хуҗалык елында районда 120 мең тоннага якын иген җыеп алынуы турында әйтелде. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 35,6 центнер иген җыелган. Әлеге күрсәткеч буенча район республикада 13нче урында. Шикәр чөгендере 116 мең тоннага якын җыелган. Аның бер гектарыннан чыгышы 355 центнер тәшкил иткән.
Менә шул уңышларны ныгытып, быел тагын да күркәмрәк күрсәткечләргә ирешү максаты тора.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин семинарда катнашучыларга игенчелек тармагын тагын да нәтиҗәлерәк итү бурычын куйды. Семинарга килүчеләр АгроАктив берләшмәсенең чәчүлек складларында булдылар, бу берләшмәнең чәчүдә катнашачак техникасын карадылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов авыл хуҗалыгы алдында торган гомуми бурычлар турында әйтеп узды. Семинар барышында чәчүлек орлыклар хәзерләү һәм үсемлекләрне саклау буенча алда торган бурычлар ачыкланды. Бөртекле культураларны төрле корткычлардан һәм чүп үләннәреннән саклау буенча эшлекле фикерләр әйтелде. Ә инде кыр эшләрен башкарганда техника куркынычсызлыгы мәсьәләсенә җитди игътибар бирүнең мөһимлеге искәртелде.
Шунысы шатлыклы - быел район язгы-кыр эшләренә хәзерләнүне бик җитди бурыч итеп куя. Чөнки, 37600 гектарда язгы культуралар чәчәсе бар. Шуның 4698 гектары шикәр чөгендере мәйданнары. Язгы чәчү өчен 6709 тонна орлык хәзерләнгән. Бу кирәк булганның 105 процентын тәшкил итә дигән сүз. Шулай ук минераль ашламалар туплауга аеруча игътибар бирелүе хакында да әйтелде. Бүгенге көнгә районда бер гектарга тәэсир итүче матдәгә күчереп исәпләгәндә, 76 килограмнан артык ашлама хәзерләнгән. Бу яхшы күрсәткеч.
Заманча яңа техникалар сатып алу да дәвам итә. Бу максатка 94 миллион сумнан артык акча тотылган.
Район игенчеләре җитештерүнең нәтиҗәлегеген күтәрүне максат итеп куялар. Югары уңыш алганда гына, чыгымнарны каплап, файдага эшләп була. Ә моның өчен басуда эшләүче һәр кешенең бүгенге семинар барышында куелган таләпләрне үтәргә омтылуы кирәк. Семинарга килүчеләр һәм семинар барышында чыгыш ясаучылар язгы-кыр эшләренә хәзерлекнең җитди алып барылуы турында әйтеп уздылар һәм уңышка матур омтылышлары булуын белдерделәр. Семинар ахырында район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов алдынгы белгечләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин йомаклау сүзе белән чыгыш ясады. Семинар бик эшлекле шартларда узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев