Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда комбайннарның урып-җыю эшләренә әзерлеген тикшерделәр

Урып-җыю чорына әзерләнү, игенчеләрне барлау һәм “кыр кораб”ларының төзеклеген тикшерү максатыннан комбайннар парады узды

(29 июнь, “Апастово-информ”). 


Ул ТРның Дәүләт техник күзәтчелек, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында үтте. Әзерлек эшләре белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Рөстәм Сәитов та танышты. 



“Урып-җыю эшләрен исән-имин, югалтуларсыз, хәвеф-хәтәрләрсез башкарып чыгуыгызны телим. Уңышлар сезгә”, - диде ул. 


Комбайннар ”Табар” "АгроАктив" хуҗалыкларының машина-трактор паркында һәм “АпасМол“ берләшмәсенең Дәүләки авылы янәшәсендәге кырда "имтихан тотты". Биредә техникаларның төзеклегенә, аларның әзерлегенә игътибар бирелде. 

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов эш барышында куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешенә басым ясады, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. 

 


“Игеннәрне урып-җыю авыл халкы өчен иң киеренке чор, ул хезмәтне югары дәрәҗәдә оештыру, эш техникасына ныклы әзерлек таләп итә. Быел техника елдагыдан иртәрәк әзерлек сызыгына басты. Игенчеләр барланды. Алар белән сөйләшүләр алып барылды, түләү мәсьәләсе дә килешенде. Хәзер уңышны югалтуларсыз җыю алу бурычы тора”, - диде Радик Гыйсмәтов. 
 


Дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Ирек Солтанбеков Дәүләт техник күзәтчелеге тарафыннан бирелгән документларга, куркынычсызлык чараларының үтәлешенә игътибар итте, киңәшләрен бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев