Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда шикәр чөгендере чәчү эше башланды

«АпасМол» агрофирмасының Горбунов бүлекчәсе хезмәтчәннәре 17 апрель көнне кереште. Быел биредә 1220 гектар мәйданда шикәр чөгендере чәчү планлаштырыла.

(26 апрель, «Апастово-информ»).


«Чәчү эшләрен оешкан төстә башладык. Беренче эш итеп шикәр чөгендере чәчәбез. Иң элек Дәүләки кырында эшләдек. Бу көннәрдә Дәвеш авылы янәшәсендәге кырга күчтек. Бу кырда 357 гектарны тәки итә. Барлыгы 320 гектарда мәйданда чәчәргә дә өлгердек. Җирен дә ашладык. Иң элек тукокатнашма, аннан соң аммиак селитрасы кертелде. Эшебез җайлы бара. Хезмәткәрләребез дә тәҗрибәле һәм ышанычлы», - дип таныштырды “Апас-Мол” агрофирмасының Горбунов бүлекчәсе җитәкчесе Илфар Җәләлов.
Биредә бер трактор җир әзерләсә, аның артыннан ук өч чәчкеч шикәр чөгендере орлыкларын җир куенына сала бара. Тәҗрибәле тракторчылар Айдар Рәхмәтуллин, Фирдүс Ибатуллин, Рафаэль Садретдиновлар чөгендер чәчү серләрен яхшы беләләр.
“Быел эшлисе рәхәт. Җир өлгергән, йомшак. Техникаларыбызны кыш буе төзекләндердек, чәчү чорына бик тырышып әзерләндек. Исән-сау башкарырга язсын», - дип теләде 26 дәвамында чөгендер чәчүче Айдар Рәхмәтуллин.
Быел 60 яшьлеген каршылаучы Рафаэль Садретдинов та хуҗалыкның тыйнак, тырыш хезмәткәре. Армия сафларыннан кайтканнан бирле туган җиренә тугры калып, армый-талмый хезмәт итә ул.
Фирдүс Ибәтуллин да яраткан хезмәтеннән аерылмаган. Берникадәр вакыт җир эшеннән туктап торса да, нечкәлекләрен онытмаган. Кабат яраткан хезмәтенә килеп, шат күңел белән кабат чәчү эшенә чыккан.
«Җир эше сагындырган. Иркен басу-кырларны күреп, күңел шатлана. Сөенә-сөенә эшлим», - ди ул.
Горбунов бүлекчәсенең 17780 гектар сөрүлек җирләре бар. Быел 6мең гектарда язгы культуралар - бодай һәм арпа, 1220 гектарда шикәр чөгендере, 1500 гектарда кукуруз, 200 гектарда борчак һәм калган җиргә күпьеллык үләннәр чәчәргә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев