Районда сиптергеч агрегатларның әзерлеген тикшерделәр
Сиптерү җайланмаларына махсус комиссия бәя бирде.
(28 апрель, “Апастово-информ”).
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, Россельхозцентр” үзәгенең Апас бүлеге җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, “Ак Барс” холдингның баш белгечләре сиптергечләрнең төзеклегенә, механизаторларның әзерлегенә игътибар бирделәр.
“Игеннәрне туфракка күмеп кую гына түгел, аларны тәрбияләү, чүп үләннәренә, корткыч бөҗәкләргә, төрле авыруларга каршы препаратлар белән эшкәртү дә кирәк. Моңа алдан ук әзерләнеп кую мөһим”, - дип белдерде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.
Район кырларында саклагыч агрочараларны үткәрүгә 19 агу сиптергеч агрегат, шул исәптән 14 үзйөрешле сиптергеч җәлеп ителәчәк. Комиссия тикшерүе аларның эшкә тулысынча әзерлеген раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев