Районда хуҗалыктан җыелган сөтнең сыйфаты тикшерелә
Терлек санын саклау һәм сөтнең сыйфатын яхшырту бурычы көнүзәк мәсьәлә булып тора
(17 апрель, “Апастово-информ”).
Хуҗалыктан җыелган сөтнең сыйфатын яхшырту мәсьәләсе район башлыгы Айрат Җиһаншин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, авыл җирлеге башлыклары, сөт җыючылар, ветеринария белгечләре һәм сөтне кабул итүчеләр белән кабат уртага салып сөйләшенде.
“Төп максат – терлек санын саклап калу, халыктан җыелган сөтнең бәясен арттыру. Моның өчен мөмкинлек бар. Чөнки үзебезнең районда сөт комбинаты урнашкан. Биредә коры сөт җитештерелә башлады. Халыктан җыелган сөтне кабул итү һәм түләү мәсьәләсе буенча сөт комбинаты җитәкчесе белән сөйләшүләр алып барылды. Алар теләктәшлек күрсәтергә әзер. Тик биредә төп таләп булып сөтнең сыйфаты тора”, - дип белдерде район башлыгы.
Айрат Җиһаншин сөтнең сыйфатын ачыклау буенча махсус комиссия үз эшен дәвам итәчәге хакында әйтте. Сөт җыючыларга мөрәҗәгать итеп, бу мәсьәләдә теләктәшлек күрсәтергә әзер булуын белдерде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов терлек санын саклап калу һәм сөтнең сыйфатын арттыру өчен уртак тырышлык кирәклегенә басым ясады. Сыйфатлы сөт тапшыру һәр хуҗаның намус эше булуы хакында да фикерен әйтте.
“Соңгы вакытта хәтта сөтне кабул итмәгән очраклар да бар. Сөтнең составында еш кына антибиотиклар табылуы, ачылыгы югары булуы, кайберәүләрнең сөтләренә су кушуы, хәтта аерткан сөткә кадәр тапшырулары күзәтелә”, - диде ул.
Апас сөт комбинаты лабораториясе мөдире Ксения Лутошина сыйфатлы сөт тапшыру кагыйдәләренә тукталды. Сөтнең сыйфаты тиешле температурага бәйле булуын ассызыклап узды.
“Җәен һава җылыну сәбәпле, сөтне җыю, саклау һәм илтеп тапшыру авырлаша. Сөт тиз арада әчеп китәргә мөмкин. Бу очракта без сөтне кире кайтарырга, яки икенче сортлы сөт итеп кабул итеп, эшкәртүгә җибәрергә мәҗбүр булабыз. Тик әлегә бездә мондый мөмкинлек каралмаган. Шуңа күрә моңа җитди карарга һәм суыту җайланмалары булдырырга, сөтне безгә тапшыру алдыннан аны тиешенчә суытырга киңәш ителә. Соңгы вакытта сөтнең чисталыгы яхшыру күзәтелә. Крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар моңа җитди карый башладылар", - дип белдерде ул.
Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин сөтнең сыйфатын тикшерү буенча оешкан махсус комиссиянең беренче эш нәтиҗәләре белән таныштырды.
“Сөт җыю вакытында тикшерүләрне 4 җирлектә – 6 авылда уздырдык. Тикшерүләр сөткә су кушу, соматик күзәнәкләрнең артып китү очракларын күрсәтте. Бу, билгеле, сөтнең сыйфатына тискәре йогынты ясаучы билгеләр. Нәтиҗәдә, сыйфатсыз сөт тапшыручы бер кеше аркасында барлык авыл халкы зыян күрә”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев