Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районга яңа техника кайтты

“Бөтенроссия басу көне - 2023” нәтиҗәсе буенча, районыбыз яңа техника белән тулыланды

(17 июль, “Апастово-информ”).


ООО СХП “Табар” “К-744” тракторы, КФХ “Нуриев” иген комбайны, ООО МТК “Ак Барс” ике чөгендер җыю комбайны алдылар. Югары егәрлекле, заманча булган әлеге техника авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә нәтиҗәле эшләргә ярдәм итәчәк. “Басулардан яхшы уңыш алу өчен сыйфатлы орлыклар, квалификацияле кадрлар, грамоталы эш планы һәм заманча авыл хуҗалыгы техникасы кирәк. Шушы көннәрдә районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре яңа техника белән тулыланды. Һичшиксез, яңа техника хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга, хезмәт ресурсларын шактый экономияләргә һәм җитештерелгән продукцияләр күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк”, - ди район башлыгы Айрат Җиһаншин үзенең социаль челтәрләрдәге шәхси битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев