Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районның тәҗрибәле авыл хехмәтчәннәре икмәк язмышы өчен көч куя

Һәркем хезмәтен намус белән башкара.

(28 июль, “Апастово-информ”).



Комбайнчы Ирек Юзеев 30 елга якын туган җиренең иркен басу-кырларын иңли. Җир эшенең бөтен нечкәлекләрен белеп, хез¬мәт итә ул. Аңа улы да ярдәм итә.


- Бу комбайнда дүртенче ел эшлим. Комбайным уңайлы, заманча. Сынатканы юк. Эшне тоткарлыксыз башкарабыз. Кәефләр яхшы. Уңыш та әйбәт күренә, - ди комбайнчы.


Апастан Азат Хәйруллин өченче ел урып-җыю эшләрендә катнаша.


- Комбайнны кыш дәвамында төзекләндердем, һәр детален күздән кичердем. Эш көнебез иртәнге алтыда башлана. Җиң сызганып эшлибез. Бик җаваплы чор бит. Техникаларыбыз ватылмыйча, исән-имин башкарып чыгарга язсын, - дип тели ул.


Суктырылган игенне ташу белән тоткарлыклар юк, машиналар бер-бер артлы йөреп тора.


Югары Ындырчы авылыннан Илнур Багитов 30 елдан артык руль артында. Армия сафларыннан кайткач, 13 ел колхозда хезмәт итә. Аннан соң 19 ел “КамАЗ” машинасы белән икмәк ташу эшендә.


- Туктап торган юк. Ел әйләнәсе эштә. Җәйге чорда аеруча эшнең кызган чагы. Көн дәвамында 5-6 рейс ясарга туры килә, - ди ул.


Кырда эш оешкан төстә бара. Янәшәдә генә янгын сүндерү техникасы кизү тора. Хезмәткәрләр өчен ике тапкыр кайнар ризык әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев