Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район хуҗалыкларының язгы чәчүгә әзерлеген республика комиссиясе бәяләде

Төп игътибар машина-тракторларның һәм тагылма агрегатларның төзеклегенә һәм әзерлегенә юнәлтелде.

(7 апрель, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Якташыбыз, озак еллар район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсен җитәкләгән, "Татагрохим" җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин җитәкчелегендәге ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан билгеләнгән махсус комиссия район хуҗалыкларының язгы чәчүгә әзерлеген тикшереп, үз бәясен куйды.
“Апас минем өчен иң якын район, ул минем туган җирем. Кайда гына булсам да, мин аны үрнәк итеп куям. Апас районы тырыш, эш сөючән халкы белән дә дан казана. Районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре элек-электән язгы чәчү чорын җитди әзерлек белән каршы алдылар. Быел да хуҗалыкларның зур көч куеп әзерләнгәнлеге күренә. Чәчү чорында алар сынатмаслар дип ышанам. Уңышлар телим”, - дип белдерде Наил Гобәйдуллин.
Комиссияне машина-тракторларның һәм тагылма агрегатларның төзеклеге һәм әзерлеге, орлыкларның сакланышы, хезмәтне саклау чараларының үтәлеше, техосмотр, куелган таләпләрнең башкарылуы, коллективта эшнең ни дәрәҗәдә оештырылуы кызыксындырды. Алар “Ибраһимов һәм К”, КФХ“Шагабиев” хуҗалыкларының эшчәнлеге белән якыннан таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X