Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район кырларында көзге чәчүне заманча тагылмалы чәчү комплексы ярдәмендә башкаралар

Тагылмалы комплекс берүк вакытта җирне культивацияли, тигезли, вак-төяк ташлардан арындыра, чәчә һәм катоклап та бара.

(17 сентябрь, “Апастово-информ”).


Заманча агрегат яңа гына Югары Акхуҗа бүлекчәсендә дә булдырылган. Тагылмалы комплекс 8 тонна сыйдырышлы бункердан, культиватордан, чәчкечтән һәм катоктан тора.
“Гадәти чәчкеч белән чәчкәндә 4 кеше кирәк булса, чәчү комплексында эшләү өчен ике кеше дә җитә. Бу эшне хәзер тракторчы белән машина шоферы да башкара. Тагылмалы җайланманың бункерына 5 тонна бөртек һәм 3 тонна ашлама салына. Ул берүк вакытта җирне культивацияли, тигезли, вак-төяк ташлардан арындыра, чәчә һәм катоклап та бара”, - ди бүлекчә агрономы Айрат Корбангалиев.
30 елга якын тракторчы булып эшләүче Илдус Сәлимгәрәев өчен дә бу техника зур яңалык булган.
“Хезмәт итү дәверендә төрле техникада эшләргә туры килде. Озак еллар “МТЗ-82” торакторын иярләдем. Менә икенче ел инде заманча “Нью-Холланд” тракторын йөртәм. Быел исә заманча чәчү комплексында эшләп карарга насыйп булды. Авыл хуҗалыгы да алга атлый. Техникалар да яңара, заманчалаша”, - ди ул.
Югары Акхуҗа бүлекчәсе кырларында көзге чәчү оешкан төстә бара. Алда 1300 гектар мәйданда көзге бодай чәчү бурычы тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев