Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда иң күп ашлык суктыручы комбайнчылар бүләкләнә

10 мең центнердан артык бөртеклеләр җыеп алган комбайнчыларга махсус премияләр тапшырыла.

( 17 август, “Апастово-информ”).


Районда урып-җыю эшләре дәвам итә. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов белдерүенчә, районда урып-җыю эшләренең 41 проценты төгәлләнгән. Уртача уңыш 34,4 центнерны тәшкил итә. Комбайнчылар көнне төнгә ялгап икмәк язмышы өчен көрәшә. Иң күп ашлык суктырган комбайнчылар район җитәкчелеге тарафыннан да билгеләп үтелде. Район башлыгы Айрат Җиһаншин югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны Рәхмәт хаты һәм махсус премия белән бүләкләде.
“Районыбыз кырларында мул булып өлгергән уңышны җыеп алу өчен зур көч куясыз. Авыр эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Игеннәрне югалтмыйча, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәп, хәвеф-хәтәрсез эшләвегезне телим”, - диде район башлыгы.
Махсус премиягә “Апас-Мол” берләшмәсенең Горбунов бүлекчәсе кырларында хезмәт итүче комбайнчылар Ленар Шәрипов, Наил Юнысов, Азат Багабиев, Илгиз Ситдиков, Юмралы бүлекчәсеннән Дамир Фазлыев лаек булды. Фирдүс Ибәтуллин исә районда иң күп икмәк суктыручы комбайнчы булып танылды. Ул барлыгы 15297 центнер икмәк җыеп алган. Фирдүс Ибәтуллин 25 елдан артык комбайн иярли. Аңа уллары да ярдәм итә.
“Быел уңыш әйбәт. Эшлисе дә рәхәт, күңелле”, - ди ул сөенеп.
“АгроАктив” хуҗалыгында урып-җыю эшләре югары дәрәҗәдә оештырылган. Хуҗалык җитәкчесе Фәрит Рәхимов билгеләп үткәнчә, урып-җыю эшләренең оешкан төстә баруы тәҗрибәле хезмәткәрләрнең намуслы хезмәте нәтиҗәсе.
“Коллектив бердәм һәм дус булып эшли. Беркем дә тик тормый. Игеннәребез дә мул уңышы белән сөендерә”, - ди Фәрит Рәхимов.
Бүгенге көндә урып-җыю эшләрендә 9 кеше катнаша. Югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләргә махсус премияләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Хуҗалыкта 38 ел буе хезмәт итүче тәҗрибәле тракторчы Фәрдис Җәләлиев 55 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Юбилярга изге теләкләр юлланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев