Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда терлекчелек тармагының иң яхшы хезмәткәрләрен билгеләделәр

Борнаш авылы терлекчелек фермасында сыер савучыларның һәм ясалма орлыкландыру технологларының бәйгесе узды.

(28 июль, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).



Бәйге ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм районның 90 еллыгы кысаларында оештырылды.
Биредә район башлыгы Равил Хисаметдинов, "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, “Свияга” агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов катнашты.
“Бу конкурслар ярыш кына түгел, ә очрашу һәм берникадәр тәҗрибә уртаклашу чарасы да булып тора. Бүгенге көндә бик зур һәм авыр хезмәт башкарасыз. Сәламәт булыгыз, үз-үзегезне саклагыз”, - диде район башлыгы.
Районның 21 сыер савучысы һәм 10 ясалма орлыкландыру технологы көч сынашты. Бәйге берничә этапта узды. Катнашучылар эш тәҗрибәләренә таянып, теоретик яктан да белемнәрен күрсәтте. Сыер савучыларга саву аппаратларын вакытка тиз һәм дөрес итеп җыю бурычы да йөкләнде.
Нәтиҗәдә, сыер савучылар арасында 1 урынга Горбунов берләшмәсе Балтай бүлекчәсеннән Илмас Сәмигуллин ия булды. Икенче урынны "Ибраһимов һәм К" хуҗалыгыннан Гүзәл Нигъмәтуллина, өченче урынны Борнаштан Айгөл Фәизова яулады.
Ә ясалма каплату технологлары арасында беренче урын "Нур" хуҗалыгыннан Нәгыйм Кадыйровка бирелде. Икенче урынга Горбунов берләшмәсенең Дәвеш бүлекчәсеннән Фаяз Зиннәтуллин, өченче урынга Тәүгелдедән Марсель Гаязов ия булды.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше Борнаш мәктәбендә узды. Биредә районыбызның мәдәният хезмәткәрләре матур җырларын бүләк итте. Җиңүчеләргә дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды.
Республика күләмендә зур уңышларга ирешкән терлекчелек тармагы хезмәткәрләре Гөлчәчәк Әхтәмова, Руфия Загриева һәм Ләйлә Зыятдинова Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Шулай ук гомер бәйрәмнәре уңаеннан, Горбунов берләшмәсе "Балтай" бүлекчәсенең ферма мөдире Фәнис Гарифуллин һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Роза Әхмәтова да хөрмәтләнде.
Чарадан беркем дә буш кул белән китмәде. Һәр катнашучыга азык-төлек пакетлары бирелде. Бәйгене оештыруда “Свияга” агрофирмасы зур ярдәм, иганәчелек күрсәтте. Чара мәктәп ашханәсендә әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев