Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда - кызу урак өсте

Бүгенге көндә район буенча барлыгы 4950 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган. Барлыгы 17 мең тоннадан артык икмәк җыеп алынган. Шуның 12 мең тоннасы дәүләткә тапшырылган. Уңыш 1 гектарга уртача 35 центнерны тәшкил итә.

(30 июль, Ләлә Сафиуллина. “Апастово-Информ”).


“Свияга” агрофирмасының Югары Акхуҗа берләшмәсе кырларында да эшнең кызган чагы. Тырыш игенчеләр өчен кояшлы көннең һәр минуты кадерле.
“Бүгенге көндә 1000 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылды. Уңыш бик әйбәт чыга. Көзге культуралар да үзләренең мул уңышы белән сөендерә. 1 гектардан уртача 40 центнер уңыш җыеп алына”, - дип белдерде берләшмәнең әйдәп баручы агрономы Айрат Корбангалиев.
Кырда 7 комбайн эшли. 5 “КамАЗ” машинасы игенне амбарга ташып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев