Районда көзге чәчү башланды
Авыл хуҗалыгы

Районда көзге чәчү башланды

“Свияга“ берләшмәсенең Бакырчы бүлекчәсе хезмәтчәннәре дә беренчеләрдән булып көзге чәчүгә керешкән.

(21 август, “Апастово-информ“).


“Бүгенге көндә Бакырчы бүлекчәсе кырларында эш тулы куәтенә бара. Без 200 гектарда арыш культурасы, 300 гектарда көзге бодай чәчәргә тиешбез. Киләчәктә игеннәр мул, амбарлар тулы булсын иде “, - дип тели идарәче Ринат Гыйбадуллин.

Рафаэль Сабиров авыл хуҗалыгы өлкәсенә 25 ел элек килгән. Шуннан бирле ул бүлекчәнең алыштыргысыз механизаторы. Яз, җәй, көз – ул һәрвакыт кырда.
“Хезмәттәшләребез белән бик тату эшлибез, бүгенге көндә кырга арыш чәчәбез, көн саен 100 гектардан артык җирне эшкәртәбез“, - ди ул.


Нет комментариев