Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда терлек азыгы әзерләү эше дәвам итә

Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре силос салу эшенә керештеләр.

(16 сентябрь, “Апастово-информ”)


Силос салу эшен “Свияга” агрофирмасының Югары Акхуҗа бүлекчәсендә дә башладылар. Биредә барлыгы 14 мең тонна силос салу планлаштырыла. Бүгенге көндә бүлекчә хезмәтчәннәре Шыгай фермасы янәшәсендәге курганга силос салу белән мәшгуль.
“Кукуруз бик сусыл һәм мул булып өлгерде. Бер гектардан уртача 180-200 центнер уңыш чыга. Димәк, безнең сыйфатлы силос салу мөмкинлегебез бар”, - ди Югары Акхуҗа бүлекчәсе идарәчесе Дамир Сафин.
Биредә эш ике сменада оештырылган. Кыр хезмәтчәннәре өчен якты, аяз көннең һәр минуты кадерле. Тракторчылар Рәшит Хәлилов, Илнур Хисамиев, Илфат Галимов, Алмаз Юзеев һәм “КамАЗ” машинасы шоферлары Сергей Прохоров, Фидаил Хәйруллин, Әнәс Насыйбуллин, Айрат Гыйматутдинов, Наил Зыятдинов, Илшат Гәрәев эшне үз вакытында, сыйфатлы итеп башкара.
Әнәс Насыйбуллин 43 ел буе машина руле артында. Ул якын арада да гына кырдан икмәк ташу эшен төгәлләп, инде силос әзерләүгз керешкән.
“Җәй безнең өчен бик җаваплы чор. Эштән бер генә дә туктап торган юк. Берсе артыннан берсе үрелеп бара. Көннәр генә матур торсын, машинам да сынатмасын инде”, - ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев