Районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясый
“Апас-Мол” берләшмәсенең Горбунов бүлекчәсе хезмәтчәннәре дә уңышларын барлап, хисап тотты.
(10 март, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Горбунов бүлекчәсе “Апас-Мол” берләшмәсенең зур өлешен били. Барлыгы 18023 гектар сөрүлек җирләре бар. 9795 гектарына бөртекле культуралар чәчелә. 3632 гектар җирдә көзге культуралар үстерелә.
Хәзер исә берләшмә хезмәтчәннәре язгы чәчү эшләренә әзерләнә. Бүгенге көндә алар техниканы төзекләндерү эше белән мәшгуль.
“Барлыгы 6163 гектар җиргә язгы бөртеклеләр чәчү планлаштырыла. 6336 гектар җирдә терлек азыгы өчен күпьеллык үләннәр, силос өчен кукуруз һәм 1004 гектарда шикәр чөгендере үстерү күздә тотыла. Чәчү эшен тиз арада, санаулы көн эчендә башкаруны да төп максат итеп куябыз”, - дип белдерде бүлекчә җитәкчесе Илфар Җәләлов.
Бүлекчәдә 8 товарлыклы-сөтчелек фермасы бар. Барлыгы 5507 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 1922 баш савым сыеры, 2128 баш бозаулар тәшкил итә. Тәүлегенә уртача бер сыердан 9 литрга якын сөт савып алына. Горбунов бүлекчәсенең әйдәп баручы зоотехнигы Илсур Хәсәнов белдерүенчә, ел да малларны кышлату өчен азык җитәрлек дәрәҗәдә, мул итеп әзерләнә.
“Кыш салкын килүгә карамастан, тагын берничә айга җитәрлек азык запасыбыз бар. Малларның урыннары коры, җылы. Яшь бозауларга да зур игътибар бирелә. Баш санын арттыру буенча җитди эш алып барабыз. Быел 2000 баш савым сыеры, 600 баш тана һәм 2290 бозау булыр дип көтелә”, - диде белгеч үзенең чыгышында.
Киңәшмә барышында терлекләрне кышлату, сыйфатлы продукция алу, яшь бозауларның сакланышы, сөт җитештерүне арттыру мәсьәләләре ассызыкланды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов һәм “Апас-Мол” берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов Горбунов бүлекчәсе хезмәткәрләренә киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр.
“Барысы да үзебездән һәм эшне дөрес оештырудан тора. Бер максат белән эшләсәк, нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин”, - диде район башлыгы.
Ел әйләнәсе алны-ялны белми эшләүче Горбунов бүлекчәсе хезмәтчәннәренә олы рәхмәт сүзләре ирештерелде. Озак еллар намуслы хезмәт иткән хезмәткәрләр хөрмәтләнде. Алар Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан истәлек медальләре һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев