Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районыбыз игенчеләре республикада беренчеләрдән булып урып-җыю эшләренә кереште

Район буенча 33 мең гектар мәйданда бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. Бүгенге көндә 2500 тонна икмәк җыеп алынган. уңыш 1 гектарга уртача 35 центнерны тәшкил итә.

(23 июль,Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


“Свияга” агрофирмасының Горбунов берләшмәсе Дәвеш бүлекчәсе кырларында да эшнең кызган чагы. 150 гектар мәйданда көзге бодайны урып, суктыру эше оешкан төстә бара. Биредә 7 комбайн эшли. Һәр гектардан уртача 54 центнер уңыш чыга.

- Урып-җыю эшен бер атна элек башлап җибәрдек. Барлыгы 8780 гектар җиребез бар. Мул өлгергән уңышны югалтуларысыз, тиз арада җыеп алырбыз дип ышанабыз. Һава торышы гына әйбәт торсын, - ди Горбунов берләшмәсе җитәкчесе Илфар Җәләлов.
Комбайнчы Илгиз Ситдыйков быел 42нче тапкыр урып-җыю эшләрендә катнаша.

- Уңыш бик әйбәт күренә. Ярдәмчем Шәүкәт Мөхәммәтҗанов беренче генә тапкыр уракка төшсә дә, зур булышлык күрсәтә. Шулай сынатмыйча, исән-сау башкарып чыгарга булсын инде, - дип тели ул.

Караборнаштан Рифкать Насыйхов машина руле артына утырганга 30 елдан артык вакыт узган. Урып-җыю эшләрендә дә ул ел саен катнашып килә. Быел ул үзенең “КамАЗ” машинасы белән игенне ашлык кабул итү пунктына ташый.

- Бу мөһим чорны көтеп алам. Аллага шөкер, быел да катнашырга насыйп булды. Быел исә игенне беренчеләрдән булып Каратун ашлык кабул итү пунктына илтеп тапшырдым. Моның өчен премия белән дә бүләкләндем. Хәзер тагын да канатланып, ашкынып эшлим, - ди ул.

Игенчеләр ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Басу-кырларда барлык куркынычсыз таләпләре дә үтәлә. Янгын-сүндерү машинасы да кизү тора.
Районыбыз игенчеләре бергә һәм бердәм булып, икмәк язмышы өчен көрәшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев