Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кубань халкына апаслылар ярдәме

Су басу нәтиҗәсендә зур зыян күргән Краснодар өлкәсенең Крымск районы халкына гуманитар ярдәм итү акциясендә районның һәр оешма, предприятие һәм хуҗалыклар коллективлары актив катнашты, - дип хәбәр итәләр безгә халыкны социаль яклау идарәсеннән. Зур бәла-казага тарыган гади халыкка ярдәм итү максатында, район аграр көллияте базасында әйберләр җыю фондына 3 көн...

Су басу нәтиҗәсендә зур зыян күргән Краснодар өлкәсенең Крымск районы халкына гуманитар ярдәм итү акциясендә районның һәр оешма, предприятие һәм хуҗалыклар коллективлары актив катнашты, - дип хәбәр итәләр безгә халыкны социаль яклау идарәсеннән.

Зур бәла-казага тарыган гади халыкка ярдәм итү максатында, район аграр көллияте базасында әйберләр җыю фондына 3 көн дигәндә 5 тоннага якын көндәлек куллану, хуҗалык-көнкүреш кирәк-яраклары, азык-төлек китерелде. Махсус счетка 50 мең сумнан артык акчалата ярдәм тупланды. Гуманитар ярдәм фондына җыелган бу әйберләр 16 июльдә Казанга, республика гуманитар ярдәм фонды штабы - туплау-озату пунктына илтелде. Үзебез дә бу саваплы эштән читтә калмадык, әлбәттә. Редакция һәм район телевидениесе хезмәткәрләре беренчеләрдән булып су басудан зыян күрүче Кубань халкына 27 килограмм төрле азык-төлек, 280 данә шәхси гигиена, көнкүреш, хуҗалык товарлары, балалар һәм өлкәннәр өчен киемнәр, урын-җир кирәк-яраклары җыеп озатты. Ярдәм фондына азык-төлекләтә иң зур ярдәмне "Апас" кулланучылар җәмгыяте кертте, алар фондка 163 килограмм төрле ярмалар, чәй-кофе, макарон эшләнмәләре тапшырдылар. Район хакимияте коллективы, ТР Казначылык идарәсенең Апас бүлекчәсе, район мәдәният бүлеге, район мәдәният йорты, музей, "Сәләт" балалар иҗат йорты һәм "Зөя" балалар ял-сәламәтләндерү үзәкләре, район финанс Палатасы, Пенсия Фонды, "Татфондбанк", "Роспотребнадзор" район бүлеге, аграр көллият, "Зөя" агрофирмасы, район ветеринария берләшмәсе, Шәмбалыкчы, Тутай авыл җирлеге һ.б. коллективлар да гуманитар ярдәм фондына үзләреннән зур өлеш керттеләр. Халыкны социаль яклау идарәсе коллективы фондка 3720 сум акчалата ярдәм тапшырды. Барыгызга да Кубань халкы исеменнән зур рәхмәт! Илнең көче әнә шундый бердәмлектә, кеше кайгысын бергәләп күтәрү, ярдәмчеллектә ачык сынала.

Бүген бу гуманитар ярдәм фондына акчалата ярдәм җыю дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитарная помощь