Роберт Нәҗмиев: “Картаерга бирмиләр әле миңа”
Авыл хуҗалыгы

Роберт Нәҗмиев: “Картаерга бирмиләр әле миңа”

Яшьләргә үрнәк булып торган, районның Мактаулы кешесе Роберт абый Нәҗмиев лаеклы ялда булуына карамастан быел да яраткан траторына утырып эшкә керешкән.

(16 нчы июнь, “Апастово-информ”).


“Картаерга бирмиләр әле миңа. Сәламәтлегем барында өйдә ятсам да оят булыр иде. Менә тагын тимер атыма утырып эшкә чыктым. Хезмәттәшләрем янында барлык мәшәкатьләрем дә онытыла. Үзем белән бергә картаючы “К-700” тракторымны кара көздә, кыр эшләре беткәч капка төбенә алып кайтып куям, иртә яздан төзекләндереп тагын эшкә кузгалам”, - ди ул.


Нет комментариев