Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә мөһим һәм авыр эшләре өчен рәхмәтен белдерде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләре буенча, Татарстан Республикасы үз-үзен төп продукцияләр белән тулысынча тәэмин итә алала торган федерация субъекты. Һәм шулай ук Татарстан читкә дә шактый продукция чыгара. Моның турында Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.

Татарстан Президенты искәртүе буенча, быел 5 млн тоннадан артык бөртеклеләр уңышы җыеп алынган. Шулай ук шикәр чөгендере уңышының күләме 1,8 млн тонна, май культуралары 600 мең тонна, бәрәңге уңышы 800 мең тонна, яшелчәләр 260 мең тонна булыр дип ниятләнәчәкләрен, әйтеп узды.

 

Авыл хезмәтчәннәренә мөһим һәм авыр эшләре өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәхмәтен белдерде. Шулай ук, тармакны ташламалы сыйфатлы ягулык белән тәэмин итүе өчен «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Магановка рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев