Хуҗалыкта 2000 гектарда чәчү җирләре бар. Шуның 220 гектарын көзге культуралар били. Язын 450 гектарда язгы бодай, 430 гектар мәйданда арпа һәм 650 гектар көнбагыш чәчкәннәр.
(1 август, “Апастово-информ”).
Илнар Шагабиев хуҗалыгының кырлары муллыгы, байлыгы, тигезлеге, чисталыгы белән сокландыра. Башаклар – тук, бертигез өлгергәннәр.
Хуҗалык хезмәтчәннәре 200 гектарлы көзге бодай җирендә эшлиләр. Уртача уңыш 71-121центнерны тәшкил итә.
- Бу басу - 200 гектарлы җир. Безнең Биябашында 20 гектарлы җир бар. Арпаны Апас һәм Морзалар янәшәсендәге кырлардан суктырдык. Уртача уңыш 64 центнер чыкты, - ди Хәйдәр Зәйнетдинов.
Урып-җыю эшләре оешкан төстә бара. Басуларда 3 комбайн эшли. 3 машина ташып тора.
Нет комментариев