Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Шагабиев” хуҗалыгында 11 кеше хезмәт итә

“Шагабиев” крестьян-фермер хуҗалыгында барлыгы 595 гектар мәйданда көнбагыш үстергәннәр. Көннәр кояшлы чакта аны җыю эшләрен дә тәмаладылар.

(9 октябрь, “Апастово-информ”).


  Комбайннан бушатылган көнбагыш амбарга кайтарыла, аннан махсус киптерелеп, чистартылып, май заводына озатыла.

  Без хезмәткәрләр белән Морзалар авылы янәшәсендәге 140 гектарлы кырда очраштык.

  “Шагабиев” хуҗалыгында 11 кеше хезмәт итә. Аларның күбесе крестьян-фермер хуҗалыгы оешкан көннән бирле биредә эшли. Быел коллектив яшьләр белән дә тулыланган. Шул ук вакытта студентлар күнекмә дә үтә.

  Кырдан кайткан көнбагыш белән амбарлар тулган. Тау-тау өелгән көнбагышлар һаман да арта бара. Җирдә аунап яткан бер бөртек тә юк. Тырыш апалар, уңган абыйлар кабул итеп, барысын да чисталык-пөхтәлек белән чистартып, урнаштырып бара.

  “Көнбагышларны урамнан складларга кертү эшендә катнашабыз. Чистартабыз, өябез. Көнбагышның һәр бөртеге кадерле”, - диләр алар.
 
  Хезмәткәрләр иртәдән кичкә кадәр кырда. Алар ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Кырда 3 комбайн эшли, 3 трактор 12шәр тонналы бункерлар белән өзлексез ташып тора.

  Мәсгуть Фәйзуллин хуҗалыкның иң тәҗрибәле механизаторы. 47 ел буе техника арасында ул. СМУ, “Сельхозхимия” оешмаларында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Җир эшенең дә бөтен нечкәлекләрен белгән Мәсгуть абый Фәйзуллин бүгенге көндә дә яраткан эшеннән аерылмыйча, хезмәт юлын дәвам итә.

  “Өйдә ятуны күз алдына да китерә алмый. Һәр иртә яраткан эшемә ашыгам. Техникаларыбыз яңа, хезмәт шартлары да уңайлы, түләү яхшы, без канәгать. Әлеге хуҗалыкта бишенче елымны эшлим”, - ди ул.

  Алмаз Сәлахетдинов “Шагабиев” хуҗалыгында өченче ел эшли. Урып-җыю эшләре чорында иң җаваплы хезмәт башкарып, кыр корабын иярли.

  “Тик торырга вакыт юк. Эш бер-бер арты үрелеп бара. Иртә яздан кырларга чыгабыз. Җир эшкәртәбез, чәчәбез, урабыз. Төрле техникаларга утырып эшлибез. Вакыт белән исәпләшмибез. Дус, тату, бер сүздә, бер фикердә булып хезмәт итәбез. Урып-җыю эшләрен дә тоткарлыксыз башкарып чыктык. Инде бергәләшеп, сөенә-сөенә көнбагыш уңышын да җыябыз”, - ди Алмаз.

  Илмир Мөхәммәтҗанов - Түбән Биябашы авылы егете. “Шагабиев” хуҗалыгында әле яңа гына эшли башлаган. Илмирга зур ышаныч белдереп, трактор тапшырганнар. Хезмәтен биредә дәвам итеп, югары белем алырга хыяллана егет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев