“Шагабиев” хуҗалыгы икмәк язмышы өчен көрәштә
“Шагабиев” крестьян-фермер хуҗалыгында да уңышны җыеп алу эшләре бара.
(7 август, “Апастово-информ”).
Хуҗалык 11 кешене берләштерә. Бу көннәрдә һәркем кыр эшләренә үз өлешен кертә.
Кырлар – алтынга манылган. Башаклар – тук. Бер чүп әсәре дә күренми. Кыр тулы техника. Бар да үз эшендә.
“Уракка 3 августта чыктык. 272 гектарлы көзге бодай кыры. Уртача 1 гектарга 65 центнер икмәк чыга”, - ди идарәче Хәйдәр Зәйнетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев