Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Шәмбалыкчы авылыннан Марат Хәйруллин 27нче тапкыр урып-җыю эшләрендә катнаша

“Ибраһимов һәм К“ хуҗалыгында да бөртеклеләрне җыю эше дәвам итә.

(26 июль, “Апастово-информ“).



Шәмбалыкчы авылыннан Марат Хәйруллин иң тырыш комбайнчыларның берсе. Без аның белән Ябалак авылы янындагы кырда көзге бодай суктырганда очраштык.

“Җир кешесе өчен чәчү, урып-җыю вакытлары иң күңелле һәм җаваплы чор. 1993 елдан бирле туган авылымда хезмәт итәм. Ике елдан комбайн руле артына утырдым. Җиң сызганып 27нче урагымны башлап җибәрдем. Үзем чәчкәнне җыям“, – ди ул.

Марат Хәйруллин урак эшләре беткәч “МТЗ – 1221“ тракторында
да эшли. Техника серләрен яхшы белә, җир эшен ярата ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев