“Табар” хуҗалыгына Венгриядән 126 баш нәселле тана кайтты
Авыл хуҗалыгы

“Табар” хуҗалыгына Венгриядән 126 баш нәселле тана кайтты

Апас районына нәселле терлекләр туплау максатыннан 100 млн. сум акча бирелде.

(1 ноябрь, “Апастово-информ”).


Бирелгән акчаның 80 процентын республика, 20 процентын хуҗалык түли. Районга барлыгы 935ләп баш нәселле тана кайтырга тиеш. Ибраһимов крестьян-фермер хуҗалыгына 195 баш тана кайткан иде. Фазыйл һәм Фаиль Вилдановлар крестьян-фермер хуҗалыгына 100дән артык баш, “Нур” хуҗалыгына 156дан артык баш тана кайту көтелә. Венгрия таналары ике ай ярымнан җиде айга кадәр буазлыкта. Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов белдерде.
“Безнең районда сөт җитештерү һәм нәсел эше буенча әлегә кайбер проблемалар хәл ителеп бетмәгән. Шуңа күрә көтүне яңарту, аеруча нәселле, перспективалы таналар белән тулыланлыру - мөһим мәсьәлә булып тора. Районыбызга шундый нәтиҗәле ярдәм күрсәтүләре өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаровка без бик рәхмәтле”, - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе.

#яшәавылым


#яшәавылым

Нет комментариев